Бүген бакчабызда балалар белән " Янгын -дус, янгын-дошман" дигән тема астында аралашу булып үтте. Балаларга утның кеше тормышында бик кирәк булуын,шул ук вакытта куркыныч та икәнен аңлатырга тырыштык. Янгын чыгарырга сәбәпче булган әйберләр турында презентация карадык, балаларга һәр вакыт игтибарлы булырга, янгын чыгаручы предметлар белән уйнамаска кирәклеген аңлаттык.