Китап укучыларда россия – әфган мөнәсәбәтләренең тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан игълан ителгән, “Афганистан в душе моей” иншалар бәйгесе, 4 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе кысаларында үткәрелде. Бәйгенең таләпләре түбәндәгечә иде: теманы тулысынча ачып бирү, логик фикер йөртү, тема буенча үз мөнәсәбәтеңне белдерү һәм грамоталылык. Биредә 14 яшьлек балалар катнашты. Һәрбер катнашучы мөһим мәсьәләләргә кагылышлы иҗади эш тәкъдим итте. Әмма дә ләкин, шундый җитди теманы тирәнтен итеп ачып бирү өчен, хәтта бик эчтәлекле бер фильм карау да җитми – моның өчен архив документлары белән эшләү, шушы вакыйгаларда катнашучыларның хатирәләрен ишетү зарур.
Мондый чаралар үткәрү, алга таба да укучылар өчен, Әфган сугышында катнашкан өлкән туганнарының – әтисенең, абыйсының сөйләгәннәрен тыңларга, рәсми документларны гына түгел, гаилә архивларын да тирәнтен өйрәнергә сәбәп булыр дип өметләнәбез.