30 январь көне Теләче җирлекара китапханәсендә якташ язучыларыбыз белән очрашу булды. Бу очрашуга шулай ук якташыбыз композитор Фәрит Хатыйпов та чакырылган иде. Очрашу җанлы әңгәмә формасында барды. Якташларыбыз белән бергәләп районның кабат торгызылуына 25 тулуын билгеләп үтүгә кагылышлы мәсьләләре каралды. Якташларыбыз үткәреләчәк мәдәни чаралар буенча анык фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Теләче җирлекара китапханәсендә якташ язучыларыбызга багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган күргәзмә эшли. Күргәзмәдә Теләче районнан чыккан каләм осталарының иҗаты турындагы альбомнар, фоторәсемнәр, язучыларыбызның әсәрләрен туплаган китаплар урын алган. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк, якташларыбыз иҗаты белән кызыксынучыларны китапханәдә көтеп калабыз.