Куренекле татар язучысы, публицист, драматург Фатих Әмирханның тууына 130 ел уңаеннан Максабаш авылы китапханэсендэ китап кургэзмэсе тозелде. Кургэзмэгэ язучынын биографиясе һәм китаплары урнаштырылды.
Максабаш авылы китапханәсендә “Туган ягым –Теләче” исеме астында, Теләче районына 25 ел тулуга багышлап күргәзмә төзелде. Шулай ук авылыбыздан чыккан күренекле кешеләрне барлап “Максабашым минем юл башым ” дип аталган стенд эшләнде.
Январь аенда Олы Нырсы китапханәсндә “Китапханә тормышы” дип исемләнгән газета чыгарылды. Газетада китапханә тормышы, үткәрелгән чаралар, китап күргәзмәсе урын алды.
Казаклар авылы китапханәсендә «Сез яраткан газет – җурналлар” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде, китап укучылар китапханәгә килә торган матбугат белән таныштылар.

Ямбулат авылы китапханәсендә "Табигатьнең һәр мизгеле матур" дип исемләнгән табигатькә күзәтү үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан журналлары аша кышкы матурлыкка соклануларын белгерттеләр. Балалар кыш турында кышкы уеннар, яңа ел кунагы - яңа ел чыршысын бизәү, кыш бабай хикмәтләре, кар яву хакындагы мәкальләр белән таныштылар.
Шәтке авылы китапханәсендә "Туган ягым - Теләче" дип исемләнгән стенд ясалды. Әлеге стенд Теләче районының 25 еллыгына багышлана. Стендка район турындагы материаллар урнаштырылды.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 31 январь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хузиахметова З.Г. “ Тылсымлы энә” түгәрәгендә йөрүче балаларга чана шууны оештырды. Балалар бик теләп килделәр. Рәхәтләнеп, карда тәгәри-тәгәри шудылар. Мондый чараны оештырган өчен рәхмәт әйттеләр.
29 январь көнне Әбдедә авыл җыены узды. Биредә үзешчәннәр концерты булды, оешма җитәкчеләренең 2015 ел йомгаклары буенча чыгышлары тыңланды. Отчетлардан соң район башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл халкын борчыган сорауларга җавап бирде.
2016 ел Россиядә кино елы дип игълан ителде. Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «2016 ел-кино елы» дигән стенд ясалды. Әлеге стендка татар кинолары турындагы фоторәсемнәр куелды.
30 гыйнвар көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "2015 ел -Әдәбият елы"нда иң яхшы һәм иң актив китап укучыларны барлау һәм бүләкләү тантанасы булып үтте. Кичә чәй өстәле артында рухи хәзинәбез - китаплар турында бик җанлы һәм җылы мөнәсәбәттә сөйләшү, фикер алышулар белән үрелеп барды .Соңыннан китап укучыларыбыз Грамота һәм китаплар белән бүләкләнделәр.
2 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә туган төбәгебезнең бай тарихын, аның горурланырлык язучыларын, данлыклы кешеләре белән танышу уңаеннан “Теләчем-туган районым” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде.
2 февраль көнне Шармыш авыл китапханәсендә Россиянең хәрби дан көне - Сталинград сугышында җиңүне бәйрәм итү көне уңаеннан «1943-й – битва за Сталинград» темасына таныштыру-әңгәмә үткәрелде. Балалар Сталинградны саклаган 200 көн тарихка иң канкойгыч, дәһшәтле көннәр буларак кереп калуын белделәр, бу турыдагы презентацияне гаҗәпләнеп, кызыксынып карадылар, сугышчыларның батырлыкларына сокландылар.
2016 ел Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы дип игълан ителде. Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «2016 ел Татарстанда сулыкларны саклау елы» дигән стенд эшләнде. Әлеге стендка Иске Җөри авылындагы сулыкларныӊ фотолары куелды.
2 февраль көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Китап атналыгы" башланды. Яңа кайткан китаплардан, газета-журналлардан, аудио язмалардан күргәзмә куелды һәм үз укучыларын тапты. Китаплар дөньясына син дә күз сал дустым!!!
2 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә “2016 ел – Татарстанда су саклау зоналары елы” дип исемләнгән почмак ясалды. Анда “ Табигать – туган йортыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм “Җир - әнкәнең зәңгәр күзләре” дигән чишмәләребезгә, сулыкларга багышланган күргәзмәләр урын алды.

3 нче февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсенә “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар килде. Китапханәче аларны яңа кайткан балалар китаплары белән таныштырды, аларга февраль аенда туган язучыларыбыз Муса Җәлил, Фәнис Яруллиннарның иҗаты турында сөйләде. Балалар язучыларның китапларын зур кызыксыну белән карадылар. Балаларга кече яшьтән китапка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан без балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән һәр вакыт элемтәдә торабыз, китаплар тәкъдим итэбез.
“2016 ел - Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан 3 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә күргәзмә оештырылды. Русиянең һәм Татарстаннның су ресурслары турындагы журналлар белән тулыландырылган күргәзмә белән һәркем таныша ала. Хәзерге заманда су объектларының торышы начарлану күзәтелә. Бар да безнең кулда. Күргәзмәнең максаты - кешедә табигатькә сак караш уяту һәм аны саклау.
3 нче февраль – авылыбызның йөзек кашы Фатих ага Хөснинең туган көне. Олы Мәтәскә авылында бу көн ел саен искә алына. Бүген дә шул уңайдан Ф.Хөсни музей бүлмәсенә мәктәп укучылары экскурциягә килделәр. Алар музей экспонатлары белән таныштылар. Шулай ук иҗаты белән дә кызыксындылар.
3 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Белем иле буйлап” дип исемләнгән уен - сәяхәт үткәрелде. Балалар күп төрле ярышларда үзләрен сынадылар, төрле кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Бәйрәм азагында кызыклы китапларны өйләренә укырга алдылар.