16-18 нче февраль көннәрендә рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән үткәрелгән Республика олимпиадасында Теләче урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Якупов Илсаф җиңү яулады. Аны олимпиадага З. Н. Әсәдуллина әзерләде. Шул ук мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Габделхакова Ризәлә призер булды. Аның укытучысы – Р.Г. Гарипова. Укучыларга һәм аларны олимпиадага әзерләүче укытучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды.