15-21 нче февраль көннәрендә Баландыш төп мәктәбендә Туган тел атналыгы үткәрелде. Биредә төп чаралар патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланды. Аерым алганда, 15 февраль көнне “Ил онытмас сине, Муса Җәлил!” дигән темага әдәби иртә, 18 февраль көнне М. Җәлил әсәрләренә иллюстрация ясау бәйгесе, 20 февраль көнне герой-шагыйрь әсәрләрен сәнгатьле сөйләү конкурсы үткәрелде, атна дәвамында Җәлил әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсе оештырылды. Чараларда 2-6 нчы сыйныф укучылары аеруча актив катнаштылар.