Тиздән Ватанны саклаучылар көне. Шушы уңайдан "Тылсымлы пәрәвез" түгәрәгенә йөрүче балалар, өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габделхак кызы җитәкчлегендә, әтиләренә бүләк әзерләделәр. Алар бүләккә топиарий ( Бәхет агачы ) ясадылар. Топиарий – Бәхет агачы - атлас ленталар, төсле ташлар, мәрҗәннәр тезеп яки кәгазь һәм тукымадан ясалган кечерәк кенә агачлар. “Тылсымлы пәрәвез” түгәрәгенә йөрүче укучылар агачларын ясалма акчалардан ясадылар. Әлеге бүләкләр яраткан әтиләренең күңелләренә хуш килер дип уйлыйбыз. Һәм өй өчен дә бик матур бизәгез ролен үтәр.