Атна дәвамында бакчабызда “23нче февраль-Ватанны саклаучылар” көненә багышланган күп төрле чаралар узды. Бүген 20нче февраль көнне бакчабызда атналыкны йомгаклап , малайлар арасында “Тапкырлар һәм җитезләр” дип исемләнгән бәйге уздырылды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче малайлар ,ике командага бүленеп, көч сынашты. Бәйрәм кызларның малайларга багышланган җырлары белән башланып китте. Кызларның шушы матур җырлары ,бәйрәмебезгә ямь,командаларга көч өстәп җибәрде дисәк тә ялгыш булмас. Ярышлар өчен биремнәрнең иң кызыклары әзерләнгән иде. Малайлар “солдатлар” һәм “моряклар” булдылар , төз атуда һәм җитезлектә үзләренең көчләрен сынаштылар. Һәм нәтиҗәдә дуслык җиңде. Афәрин ,малайлар!