Хоккей ярышлары булып узды.

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

20 февраль көнне, Шәтке боз мәйданчыгында  “Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре” Заляев Алмас Гали улын искә алып, 2003 елда туган һәм яшьрәк малайлар арасында хоккей ярышлары булып узды. Теләче, Югары Кибәхуҗа,Үзәк, Шәтке, Иске Җөри мәктәпләреннән 5 команда, Мамадыш районыннан 1 Берсут командасы катнашты.

I урынга - Теләче

II урынга - Шәтке

III урынга -  Югары Кибәхуҗа (Максабаш) командалары лаек булды.

 Барлык призлы урын алган командаларга грамота, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

         Уеннарда “Иң яхшы һөҗүмче” дип  Давлетшин Фаил (Югары Кибәхуҗа (Максабаш),“Иң яхшы капкачы” дип Ибраһимов Нияз (Теләче),“Иң яхшы сакчы” дип Хәсәншин Әмир (Теләче) танылды.

 Бу уеннарны оештырырга Теләче спорт мәктәбе, спонсорлар - ИП Мухаметханов Р.А., ИП Хакимова Ф.Т., Гильманов В.Л., Киямов Нияз, Шәтке урта мәктәбе коллективы хэм Алмас Галеевичнын балалары зур ярдәм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International