2016 елның 16-21 февраль көннәрендә Казанда ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты үтте.Ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты – ул Томас һәм Убер Кубогының континенталь этабы – ягъни шул ук разрядта дөнья турниры дигән сүз. Әлеге чемпионат Рио-де-Жанейродагы Уеннар алдыннан спортчыларга Олимпиада лицензиясе алу өчен кирәкле очколар тупларга булышачак соңгы зур турнирларның берсе булачак.Бадминтон буенча әлеге дәрәҗәгә ия турнир Казан гына түгел, гомумән, Россиядә дә беренче тапкыр гына уздырыла әле. Казанның Гимнастика үзәгендә узган бу ярышны Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары да карау бәхетенә иреште.