“Уйнап күңел ачабыз”

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Уен ул - сәламәтлек чыганагы. Тән сәламәтлеге белән бергә, баланың рухи яктан дөрес формалашуы иң беренче чиратта уеннар һәм аларның дөрес оештырылуына бәйле. Шуңа күрә иң мөһиме – баланы уенга җыя, туплый белү кирәк. Балаларга алар яратмаган уенны көчләп тагарга ярамый.
Безнең Иске Җөри балалар бакчасында кечкенә төркемдәге балалар сюжетлы уенчыклар белән уйнарга яраталар. Сюжетлы уенчыклар белән уйнаганда, шактый әһәмиятле үзгәрешләр барлыкка килә. Балалар тормыш – көнкүреш гамәлләрен үзләштерәләр. Мәсәлән, ашау алдыннан курчакларның кулларын юалар, салфетка бәйлиләр, ботка ашаталар, чәй эчертәләр. Сюжетлы уенчыклар белән уйнау балаларда сабырлык, түземлелек, кыюлык, гаделлелек кебек сыйфатлар тәрбияли. Уеннар никадәр кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы да шулкадәр зуррак була.
Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала реаль тормыштагы кешеләрнең эш - гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International