02 нче март көнне, районның барлык балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләре Теләченең 3-нче балалар бакчасында“Мәктәпкәчә төп белем бирү программасы - федераль дәүләт белем бирү стандартларның тормышка ашыру җайланмасы “дигән темага семинар булып үтте. Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем бирү лабораториясе мөдире Манюрова Г. Х. Һәм мәктәпкәчә тәрбия буенча мәгариф бүлеге методисты Саетова А.Н лар чыгыш ясадылар.