2016 елның 2 нче март көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Исмагилова Рәйсә Хабибулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәйсә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Бүгенге көндә Рәйсә апа балалары- оныклары-оныкчыклары арасында кадерле әни, дәу әни, әби булып яши.
Яше 90 да булуга карамастан юбилярыбыз тормыш юлыннан кутәренке кәеф белән нык атлый. Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.