Бүген безнең балалар бакчасында Көлке көне булып узды. Барлык төркем балалары әлеге бәйрәмне тамаша кылды. Балалар янына кунакка Клоун, Кнопочка белән Веснушка килделәр. Алар төрле кызык уеннар оештырдылар, балалар белән бергә җырладылар, ә ахырдан барлык тәрбиячеләр белән бергә шаян бию биеделәр. Әлеге бәйрәмнән барлык балалар һәм тәрбиячеләр көне буена җитәрлек энергия алдылар.