2-3 апрель көннәрендә Теләченең балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең баскетбол түгәрәгенә йөрүче балалары, Питрәчтә баскетбол буенча мәктәп укучылары арасында Бөтенрәсәй Спартакиадасы кысаларында узучы зона турында катнашып кайттылар. Ярыш 2002-2003 елда туган малайлар һәм кызлар арасында уздырылды. Барлыгы 8 команда катнашты: Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Биектау, Питрәч, Теләче һәм Әтнә районы командалары. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Теләче командасы 2 нче урынга лаек булды (тренерлары-Рафил Хәкимов). Кызлар командасы 5 нче урында.