Шуларның берсе – Халыкара кошлар көне. 1 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә уздырылган "Язны сәламли кошлар" исемле уен-викторинаның төп максаты: укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кошларны танып белергә өйрәтү, аларның табигатьтә, кеше тормышындагы ролен, авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү. Бу чарада ике команда катнашты. Балалар табышмакларга җавап эзләделәр, "Мәкальне дәвам ит", "Әйтеп бетер", "Кайсы кош икәнен билгелә" бәйгеләрендә актив катнаштылар, буталган хәрефләрдән кош исемнәре җыйдылар, сынамышларны искә төшерделәр. Соңыннан китапханәче кошлар турындагы китапларга күзәтү ясады.