Көлке көне- алдау көне бөтен планета буйлап нык адымнар белән безгә рух, дәрт, дәрман, кәеф өстәп йөри. Шул уңайдан Айдар мәдәният йортында берләшмәгә йөрүче балалар белән кызыклы әңгәмә,үткәрелде. Мәзәкләр сөйләнде һәм табышмакларга җаваплар таптылар.Кызыклы уеннарда катнашып күңел ачтылар. Әлеге чара балаларның иҗади сәләтләрен ачу, тапкырлыкларын арттыру; күңел ачу чарасы буларак, сәламәтлекләрен ныгыту; барлык балаларның да актив катнашуларына ирешү максатыннан үткәрелә.