1 апрель – “Көлке көне” уңаеннан Баландыш мәдәният йортында 8 нче сыйныф укучылары белән көлке көненә карата көлүнең тормышта әһәмиятен төшендерү максатыннан “Хуҗа Насретдин кунакка чакыра“ дигән бәйрәм кичәсе үткәрдек. Укучылар шаянлыкта, зирәклектә, җитезлектә, тапкырлыкта үзләрен сынадылар. Шаян такмаклар чыгардылар, рольләргә бүленеп Хуҗа Насретдин мәзәкләрен сәхнәләштерделәр. Кичәдә катнашучы һәр кеше уку дәверендә мәктәптә, дәрес вакытында булган кызыклы вакыйгаларны искә төшердек. Безнең девизыбыз: “Елмаеп, көлеп яшик!” – булды.