Урта Мишә авыл китапханәсендә "Китап белән мин үсәм һәм алга барам" дигән чара булды. Анда китап укырга яратучы балалар катнаштылар. Алар төсле китапларны карап, үзләренә ошаган язмаларны кычкырып укыдылар. "Балалар китабы - сихри бер дөнья" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.