Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Мингазова Динә 28-30 нчы март көннәрендә республика күләмендә үткән балалар оешмалары семинарында булып кайтты. Бу семинар укучылар өчен файдалы һәм кызыклы булды. Алар анда документлар төзергә, группаларда эшләргә өйрәнделәр. Динә семинардан бик канәгать булып, күп мәгълүмат алып кайтты.