Аланда семинар.

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

    2 апрель  көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан “ширкәте базасында Теләче районы авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар һәм  склад мөдирләре катнашында 2016 елда язгы-кыр эшләренә әзерлек һәм аны башкарып чыгу буенча семинар-киңәшмә булып үтте. Семинарның теоретик  өлеше Алан мәдәният йортында, ә практик өлеше  җаваплылыгы чикләнгән “Алан “ширкәтенең орлык складында һәм  МТПда  дәвам итте. Җаваплылыгы чикләнгән “Алан “ширкәтенең язгы-кыр эшләренә әзерлеге уңай бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International