Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә.Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә.Уеннар, бигрәк тә рольле уеннар, балаларны активлаштыра һәм уйлап табучанлыкны, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерә.Уенның максаты: балаларны көндәлек тормышны, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне чагылдырып уйнарга этәрү. Әлеге уен өчен уңайлы атрибутлар сайлау, җирлек тудыруда мөстәкыйльлек камилләштерү. Өлкәннәр эшчәнлеген уенда күрсәтергә, гаилә эчендәге вазифаларны дөрес бүленешен аңлап эш итәргә өйрәтүне дәвам итү. Коллектив уйнауга карата кызыксынуны үстерү. Әхлак тәрбиясен ныгыту.