Менә бик тиздән җылы яклардан яраткан кошларыбыз сыерчык, карлыгач, тургай, шәүлегәннәр һәм башкалар туган якларны сагынып кайтачак. Без дә сагындык инде аларны. Чут-чут итеп сайрауларын тыңлыйсыбыз килә. Әллә нинди борчуларны да оныттырып тора бит ул кошлар җырлавы.
Без, Лесной балалар бакчасы, буген балалар белән кошлар турында сөйләштек, аларның сурәтләрен проектордан карадык, узенчәлекләрен өйрәндек. Сыерчык оялары һәм аларны ясаганда истә тотарга кирәкле кагыйдәләр белән таныштык: сыерчыкның “өе” барлык таләпләргә туры китереп ясалырга тиеш. Ни өчен кереп-чыгу тишеген зур итәргә кирәкми? -мәчеләр һөҗүм итмәсен өчен . Аннан тишекнең өскәрәк ясалуының да сәбәбе бар: кошчыклар егылып төшмәсен өчен шулай эшләнә икән ул. Ояның эче бик җылы була. Сыерчык аңа урнашканчы башта һавасын алыштыра икән. Аннан соң да ул аны гел җилләтеп тора. Болай эшләмәгәндә кошкайлар тончыгып үләргә мөмкин.. Бу кагыйдәләр балаларыбызга әтиләре белән сыерчык оялары ясаганда кирәк булыр дип ышанып калабыз...
Бик тиздән җырчы сыерчыкларның яңа ояларга куанып сайрауларын рәхәтләнеп тыңларбыз. Безнең Лесной авылында элек-электән сыерчыкларны оялар ясап каршы алалар. Сез дә елдан-ел кимеп баручы әлеге кошларны саклап калуда үзегезнең өлешегезне кертерсез дип ышанып калабыз. Без һич кенә дә табигатьне пычратырга, кошларны рәнҗетергә тиеш түгел. Әйдәгез, табигатькә бергәләп ярдәм итик. Сыерчыкларны матур оялар ясап сөендерик.