Республикакүләм конференцияләрдә.

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары  һәм укытучылары язгы каникулда  Республика күләмендә үткәрелгән иҗади конкурсларда актив катнаштылар.

9 сыйныф укучысы Гыйлметдинова Ләйлә  (Җитәкчесе- рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова И.М)Чаллы шәһәренең 78нче А.С.Пушкин исемендәге лицеенда үткәрелгән  “Пушкин укулары”ачык Руспублика иҗади конкурсында катнашып III дәрәҗә Диплом белән,  7 сыйныф укучысы Рахматуллина Энҗе  Казан шәһәрендә Дәүләт Советы бинасында үткән  халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать  эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның III республика конференциясендә  “Журналистика.”Кызыл тышлы” дәфтәрдән”номинациясендә I дәрәҗә Диплом белән (Җитәкчесе- тарих һәм җәмгыятьбелеме укытучысы- Рахматуллина А.Ә.) бүләкләнделәр. Мәктәп китапханәчесе Нигъмәтҗанова Х.Н. Т.Миңнуллин исемендәге конференциядә “Утырып уйлар уйладым” мәктәп китапханәчеләре номинациясендә лауреат булды.

 

Бүген Рахматуллина Э. Т.Миңнуллин исемендәге конференциядә катнашуы турында чыгыш ясады, Дәүләт Советы бинасы буенча үткәрелгән экскурсиядән алган тәэсирләре белән уртаклашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International