Балалар иҗат үзәгенең “Алтын куллар” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Музафарова Сөмбел Юлдаш кызы җитәкчелегендә, төсле гафре кәгазьләрдән бер кәрзин букет чәчәк ясадылар. Тере чәчәкләр тиз шиңәләр, ә үз кулларың белән иҗат иткән эш озак саклана һәм башкаларны да сөендереп тора. Әлеге букетны укучылар “Алтын куллар” түгәрәге күргәзмәсенә урнаштырдылар.