Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Пешков Виктор Петрович килде.

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Балалар иҗат үзәгенең, өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Раъно Исам кызы җитәкчелегендә эшләп килүче, “Бәйләү иле” һәм  “Балачак”  түгәрәкләре эшчәнлеге белән танышырга Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Пешков Виктор Петрович килде. Килгән кунаклар өчен балаларның кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмә ясалды, “Бәйләү иле” түгәрәге укучылары ярдәмендә мода тамашасы күрсәтелде, “Балачак” бию коллективы үзләренең иң матур биюләре белән сөендерделәр. Кунаклар  түгәрәк эшчәнлеге белән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International