Олы Мишә урта мәктәбендә апрель ае хокук бозуларга каршы профилактик чаралар уздыру айлыгы итеп игълан ителде.5нче апрель көнне мәктәбебездә укучылар белән очрашуда МО МВД России Теләче муниципаль полиция бүлегеннән ПДН инспекторы, полиция майоры Назмиева Р.Р., Теләче районы буенча ОГИБДД ОМВД начальнигы Каримуллин И.Х. һәм КДН буенча җаваплы секретарь Ихсанов Р.А. булып киттеләр.Резида Рифкатовна “Хокук бозуларны булдырмау. Закон буенча җаваплылыкка тартылу” темасына лекция укыды, укучылар белән әңгәмә үткәрде.ОГИБДД начальнигы юлда йөрү иминлеге турында сөйләде.Рахим Асхатович уздырган тренингта да укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.Очрашу бик эчтәлекле һәм файдалы үтте.