5 нче апрель көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбе базасында
” Татар теленнән бердәм республика тестларына әзерлек” дигән темага районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар оештырылды.Семинарны район мәгариф бүлеге милли белем һәм халыкара хезмәттәшлек буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева алып барды.Семинар бик эшлекле узды.Укытучылар үзләрен борчыган,кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.