Кара каргалар - язның беренче хәбәрчеләре. Борынгы заманнардан бирле кешеләр әлеге кошларга хөрмәт белән караганнар. Алар хөрмәтенә “Карга боткасы” оештырганнар. Бүген безнең балалар бакчасында да әлеге бәйрәм узды. Балалар – бәйрәмнең төп катнашучылары булдылар. Иртән мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалалар группадан группага йөреп бәйрәмгә ярма, йомырка, май җыйдылар һәм барысын да бәйрәмгә чакырдылар. Бәйрәм балаларның күңелле җырлары - биюләре, кошлар турындагы белемнәрне ныгыту белән үрелеп барды. Бәйрәм карга боткасы ашау белән тәмамланды.