6нчы апрель көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында " Единая образовательная философия дошкольного и начального общего образования - как средство реализации ФГОС " дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының метод берләшмә җитәкчеләре өчен секция утырышы булып үтте.
Секциянын беренче өлешендә Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре Гайфиева Р.Х. һәм Галиәхмәтова З.Ә. ;педагог-психологы Зиннатова Г.Р.; инглиз теле укытучысы Гарифуллина А.Р. зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән ачык шөгыльләр күрсәттеләр.Семинарның икенче өлеше чыгышлар һәм мастер класслар белән дэвам итте .
Семинар-совещание нәтиҗәләрен мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. һәм башлангыч сыйныфлар методисты Закирова С.Г. ясады.Алар бүгенге көндә балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныфларның дәвамчанлык эшенә куйган таләпләр белән таныштырдылар, ФДББС керүгә бәйле проблемаларны яктырттылар.
Секция утырышы бик файдалы һәм эшлекле узды.