Айдар авылы китапханәсендә 7 нче апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Сәламәтлек- җәүһәр, ләкин тиз югала" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту юлларын, ысулларын, сәламәт яшәү рәвешен яктырткан китап- журналлар, белешмәлекләр урнаштырылды.