Чыннан да, җәүһәр ул- кыйммәтле таш. Әгәр аны сакламасаң, ул югалырга мөмкин. Сәламәтлек тә шулай. Әгәр сау- сәламәт вакытта сәламәтлекнең кадерен белмәсәң, ул бик тиз югала. Ә югалткан саулыкны кайгырту бик кыен. Шуңа күрә, сау- сәламәт булганда, аның кадерен белергә кирәк.7 апрель – Бөтендөнья Сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Саулык – зур байлык” дигән күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды.