"Бердәм белем бирү фәлсәфәсе мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү чарасы буларак, федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру"

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

 

6 нчы  апрель  көнне Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасында "Бердәм белем бирү фәлсәфәсе мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү чарасы буларак, федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру" дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының мәктәп методик берләшмә җитәкчеләре өчен семинар - киңәшмә үткәрелде.

Семинар - киңәшмәнең беренче өлешендә Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре Гайфиева Р.Х. һәм Галиәхмәтова З.Ә.; педагог-психологы Зиннатова Г.Р.; инглиз теле укытучысы Гарифуллина А.Р. зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Семинарның икенче өлешендә бакчаның рус теленә өйрәтүче тәрбиячесе Ярмиева З.М., укытучы – логопед Шәймәрданова М.Н. мастер класслар күрсәттеләр, тәрбияче Мөхәммәдиева М.Ф., өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф., Теләче урта мәктәбенең башлангыч белем бирү буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. чыгышлар ясадылар.

Семинар - киңәшмә нәтиҗәләрен район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. һәм башлангыч белем бирү буенча методисты Закирова С.Г. ясады. Алар бүгенге көндә балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныфларның дәвамчанлык эшенә куйган таләпләр белән таныштырдылар, ФДББС керүгә бәйле проблемаларны яктырттылар.

Семинар - киңәшмә файдалы һәм эшлекле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International