6 апрель көнне районның педагогик медик – психологик комиссия - ПМПК булып узды. ПМПК составына: мәгариф бүлеге начальнигы, психолог, дефектолог, социаль педагог, логопед, табиб-психиатр, табиб-невролог, педиатр керде. ПМПКның эшчәнлек максаты - мөмкинлекләре чикле булган балаларны ачыклау, аларны комплекслы тикшерү һәм тәкъдимнәр әзерләү, балаларга психологик-медик-педагогик ярдәм оештыру. Баларларны тикшерү ата-аналар катнашында узды. Барлыгы 5 бала тикшерелде. Балаларгапсихологик-медик-педагогик ярдәмк үрсәтелде. Шулай ук, балаларның ата-аналарына, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә дә комиссия тарафыннан рекомендацияләр бирелде.