” 9 нчы сыйныфларда татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрү турында”

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

5 нче апрель көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары  өчен ” 9 нчы сыйныфларда татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрү турында” дигән темага район семинары үткәрелде. Семинарны район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Җиһангәрәева Хәния Миннебаевна алып барды. Ул укытучыларны ФДББС буенча кертелгән яңалыклар белән таныштырды.

Татар теле эшләрен тикшерү буенча республика комиссиясе экспертлары Мөбинова Гөлнара Гаптелманнафовна, Кәримова Гөлназ Фәритовна, Николаева Альбина Мәгъсүмовна, Якупова Ләйлә Мидхәтовналар укытучыларны укучыларның эшләрен бәяләү критерийлары, аның методикасы белән таныштырдылар. Семинар бик эшлекле узды. Укытучылар үзләрен борчыган, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International