6 нчы апрельдә район мәгариф бүлегендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен укучыларны имтиханнарга әзерләү буенча район семинары үткәрелде. Семинарны мәгариф бүлеге методисты Җиһангәрәева Хәния Миннебаевна үткәрде.
Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бикчәнтәева Диләрә Мәүлитҗановна “Укучыларны имтиханнарга әзерләү методикасы” белән таныштырды. Методик берләшмә җитәкчесе Абдуллина Гөләндәм Ахуновна “Хокук һәм җәмгыять белеменнән белем бирүдә заманча технологияләр, сәләтле балалар белән эшләгәндә аларны практик тормышка ашыру” темасына чыгыш ясады. Семинар нәтиҗәле үтте.