Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары бу көннәрдә помидор, кыяр,чәчәкләр утырту белән мәшгуль.Һәр класс укучылары Сабантуй мәйданын һәм мәктәп яннарын бизәр өчен, чәчәк орлыклары чәчеп утырттылар. Хәзер үсентеләрне зур савытларга күчереп утырталар. ”Чәчәкләребез матур булып үссеннәр, чәчәк атсыннар. Аларга карап кешеләр шатлансыннар иде”- ди укучылар.