2016 нчы елның 8 апрелендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2000 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында мили көрәш буенча РСФСР нын спорт остасы, Россиянең атказанган фермеры Сәгыйт Шәрифулла улы Гыйниятуллин призына 22 тапкыр көрәш буенча район беренчелеген уздырды. Барлыгы 9 мәктәптән 105 укучы катнашты.
Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр хэм Сэгыйт абый тарафыннан алынган истэлек булэклэре тапшырылды. Әлеге ярышларга иң күп 1 урыннар яулаган көрәшчеләрне әзерләгән өчен спорт мәктәбе тренеры Гиниятов Р.М. аерым билгеләп үтелде.