1906 нчы елдан башлап дөньякүләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Ул елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1926 нче елда кушыла. Безнең Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да бу чарага теләктәшлек белдерделәр. Иске оялар чистартып, яңаларын ясап куйдылар. Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Алар биредә үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенерләр. Табигать сакчылары булган канатлы дусларыбызга Бөтендөнья кошларны саклау көнендә генә түгел, һәрвакыт игътибарлы булыйк!