Табигать – ул безнең Җир-Анабыз. Ул безне туендыра, саф һавасын сулата, күңелләребезне ял иттерә. Әмма без, кешеләр, һәр очракта да аның бу мәрхәмәтләренә тиешенчә рәхмәтле була беләбезме соң? Юк, әлбәттә. Аның сый-хөрмәтеннән файдаланып, үз кирәгебезне алып, агач-куакларга зыян салабыз, рәхәтләнеп ял иткәннән соң, артыбызда бер өем чүп-чар калдырабыз, сулыкларын пычратабыз.
Шушы хаталарны төзәтү, экологиябез чисталыгына ирешү максатыннан, республикада апрельдән башлап май ахырына кадәр чистарту һәм төзекләндерү ике айлыгы игьлан ителде. Һәр елдагыча, безнең Олы Мишә урта мәктәбе дә моңа теләп кушылды. 9 нчы апрельдә без мәктәп тирәсен чистарырга дип өмәгә чыктык. Әле алда безне тагын бик күп шундый өмәләр көтә.