10 апрель көнне Балтачның “МДСУ-1” ачык акционерлык җәмгыяте призына бадминтон буенча ачык шәхси-команда беренчелегенә ярышлар уздырылды.

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

10 апрель көнне Балтачның “МДСУ-1” ачык акционерлык җәмгыяте призына бадминтон буенча ачык шәхси-команда беренчелегенә ярышлар уздырылды. Әлеге ярыш Бөтенрәсәй бадминтон көненә багышланган иде, кече, урта һәм өлкән яшь төркемнәре арасында уздырылды. Ярышта Теләченең балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә бадминтон түгәрәгендә шогыльләнүче балалар да катнашып, командалар арасында 2 нче урынга лаек булдылар. Шәхси нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Кече төркем:

Гайнетдинов Алмаз – 2 урын

Котдусова Алмазия – 2 урын

Уртанчы төркем:

Җаббаров Адель – 2 урын

Сафина Альбина – 1 урын

Өлкән төркем:

Ситдыйкова Ландыш – 2 урын

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International