2016 нчы елның 8 апрелендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2000 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, Россиянең атказанган фермеры Сәгыйт Шәрифулла улы Гыйниятуллин призына 22 нче тапкыр көрәш буенча район беренчелеген уздырды. Безнең Максабаш башлангыч мәктәбеннән укучыбыз Дәүләтшин М.М. үз авырлыгында 2нче урынны алды. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!!! Аларга яңа уңышлар телибез!!!