7 нче апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары “Без наркотикларга каршы!” акциясе үткәрделәр. Акция кысаларында алар авыл халкы белән “Законны беләсеңме?” дигән викторина уздырдылар,наркотиклар белән бәйле закон белән таныштырдылар. Сәламәт яшәу рәвеше кагыйдәләрен аңлатып, начар гадәтләрдән арыну турында сөйләштеләр.