Линейка барышында сүз тырышып контроль эшләргә әзерәнү, каен һәм нарат бөресе җыю акциясендә катнашу турында барды. Ахырдан Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан башлангыч сыйныфлар аның шигырьләрен сәхнәләшетереп күрсәтте.
Дәресләрдән соң тарих укытучысы Газизуллин Р.Ә. “Халыкара концлагерьлар көне” уңаеннан дәрестән тыш чара оештырды. Әлеге көнгә багышланган чаралар һәм сыйныф сәгатьләре ел саен уздырылып килә. Чараларның төп максаты – патриотик тәрбия бирү һәм халкыбызның тарихын онытмау.