Бүген 11 апрель – Халыкара фашист канцлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне.Бөек Ватан сугышы елларында Алмания һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концентрация лагере эшләгән. Шушы “тәмуг”газаплары аша 18 миллион кеше уза ул чакта. Тоткыннарның 12 миллионнан артыгы үлә яки үтерелә.Фашист канцлагерьлары һәм геттолар тоткыннары арасында йөзләрчә мең бала да була. 1945 нче елның 11 апрелендә Бухенвальд тоткыннары баш күтәрә.Нәтиҗәдә 200 меңнән артык кешене азат итәргә мөмкин була.Аларның 900 гә якыны балалар.БМО карары белән нәк менә 11 апрель Халыкара фашист канцлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләнә.