12 нче апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше - очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Бүген Баландыш төп мәктәбендә бу көнгә багышланган күп кенә чаралар үткәрелде.Чөнки 2016 елның 12 апрелендә Гагаринның беренче тапкыр космоска очуына 55 ел тулды.