Теләче җирлекара китапханәсендә татар шагыйре, журналист, Татар милли хәрәкәте активисты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗановка 75 ел, татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре булган Рәшит Гәрәй улы Гәрәевка 85 ел, Татарстанның халык язучысы, фронтовик шагыйрь һәм язучы – прозаик, Тукай бүләге иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хисам Нуретдин улы Камалга 90 яшь тулу уңаеннан «Милли җәүһәрләребез» дип аталган күргәзмә эшләнде. Әлеге күргәзмәдә язучыларның иҗатлары турында мәгълүмат табарга, аларның әсәрләре белән танышырга мөмкин.