2016 елның 11 апрелендә Олы Мирәтәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Писарев Алексей Ивановичка 90 яшь тулды.Юбилярга Россия Президенты В.В.Пунинның котлау хаты тапшырылды. Теләче районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Мавлетханова Фәридә һәм Шәтке авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Фәрит Габдуллаҗан улы истәлекле бүләк һәм чәчәк тапшырдылар. Очрашу чәй табыны артында истәлекләр белән уртаклашып дәвам итте. Бүгенге көндә ветеран Олы Нырсы авылында яши, котларга әлеге җирлек башлыгы Гиниев Р.Г. килде.