12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган "Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде. Бүген балалар бакчасында да космонавтика көне билгеләп үтелде. Ю. Гагарин турында рәсемнәр карадылар һәм презентация белән таныштылар.