Космонавтика көне.

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Яз истәлекле бәйрәмнәргә бик бай, шуларның берсе 12 апрель – Космонавтика көне. Бу истәлекле датаны без 55 ел билгеләп үтәбез. Шул уңайдан, бүген Олы Мишә урта мәктәбендә Космонавтика көненә карата”108 минут Юрий Гагарин белән” темасына сыйныф сәгатьләре узды. География укытучысы Муллахметова Р.Э. укучыларны Ю.А.Гагаринның кыскача тормыш юлы һәм очышка әзерлеге белән таныштырды, кинофильм күрсәтте.Укучылар космонавт булу өчен кечкенәдән тырышып укырга һәм спорт белән дус булырга кирәк икәнен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International